«Җир йөзендә ул сугышлар башка кабатланмасын!» исемле телдән журнал (18+)

23 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Җир йөзендә ул сугышлар башка кабатланмасын!» дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. «Гасырларга сузылган әрнү һәм дан» презентациясе  ярдәмендә китапханәче сугышның иң дәһшәтле битләренә кагылды.

«Каһарманлык гасырлар буе яшәргә тиеш!» дип аталган беренче биттә Бөек Ватан сугышындагы вакыйгалар турында сөйләнде.

«Каһарман Ленинград» исемле икенче биттә Ленинград блокадасы һәм аны өзү вакыйгалары хакында сүз барды. Китапханәче быел Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуы турында тыңлаучыларның да исенә төшерде. Бу бүлекнең битләрен «ачып», чарада катнашучылар шәһәрнең ничек итеп дошманга каршы көрәшүе, халыкның ныклы рухлы булуы, Ладога «Тормыш юлы» турында күп мәгълүмат алды.

«Баш имәс Сталинград» дип исемләнгән өченче бит Сталинград сугышы истәлегенә багышланган иде. Шәһәр чолганышында совет гаскәрләренең каһарманлыгы һәм Бөек Ватан сугышы барышында немецларның зур стратегик төркемен туздыру турында күп кенә кызыклы фактлар хакында белде тыңлаучылар. Китапханәче Сталинград сугышы һәм шәһәрне яклап сугышучылар турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына Сталинград сугышы каһарманлыгын мәңгеләштергән Мамай курганы скульптура ансамбле фотоларыннан төзелгән слайдлар тәкъдим ителде.

Телдән журнал электрон презентация, сугыш турында шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Чара Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.

Поделиться: