«Нәрсә ул вакытлы матбугат?»: танышу дәресе (6+)

17 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Нәрсә ул вакытлы матбугат?» дигән танышу дәресе үткәрелде.

периодика
IMG-20230207-WA0018
IMG-20230207-WA0020

Алып баручы балаларны газета, журнал, мәкалә, язма, журналист, вакытлы матбугат төшенчәләре белән таныштырды. Шуннан соң «Мурзилка», «Весёлые картинки», «Непоседа», «Детская энциклопедия», «Читайка», «Мир техники» һ.б. балалар журналлары тәкъдим ителде. Балалар бу журналларның үз эченә нинди танып белү һәм күңел ачу материалларын алуын белде. 

Укучылар журнал битләрендәге биремнәрне зур кызыксыну белән үтәде: «Тошка» табышмаклары, «Читайка»дан әдәби уен, «Мурзилка»дан ребуслар, «Отчего и почему»дан сораулар һәм барлык уеннарда актив катнаштылар. 

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан, тарих, география, сәнгать, әдәбият, мәктәп тормышы, мавыгулар һәм хобби кебек төрледән-төрле темаларга кызыклы, мавыктыргыч мәкаләләрдән торган матур рәсемле, файдалы эчтәлекле басмалар яшь китап сөючеләрнең дә күңелен яулады. Шуның өстенә, журналларда бик күп кызыклы биремнәр, кроссвордлар, бәйгеләр һәм викториналар табарга була. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: