«Сәламәт тормыш рәвеше – уңышка илтүче» сәламәтлек сәгате (12+)
8 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Сәламәт тормыш рәвеше – уңышка илтүче» дигән сәламәтлек сәгате узды. Китапханәче дөрес туклануның, даими физик күнегүләрнең, зарарлы гадәтләрдән баш тартуның һәм хисләр белән идарә итә белүнең безнең сәламәтлек өчен мөһимлеге турында сөйләде. Укучылар һәр кеше тормышы өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм сәламәтлекнең кыйммәте турында файдалы киңәшләрне тыңлады, презентация ярдәмендә спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында файдалы мәгълүмат белән танышты. Балалар сәламәт тормыш рәвеше формуласын китереп чыгарды, мәкальләрне җыйды, викторина сорауларына җавап бирде, һәм шулай ук «Китаплар сәламәтлек сагында» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.
|