«Сәламәт буын – Россиянең байлыгы» сәламәтлек дәресе (12+)

Сәламәт буын – Россия киләчәгенең нигезе, чөнки ул ил үсеше өчен җирлек булып тора.  

17
IMG-20250226-WA0014
IMG-20250226-WA0043
IMG-20250226-WA0046

17 нче санлы китапханәдә «Сәламәт буын – Россиянең байлыгы» дигән сәламәтлек дәресе үтте. Чарада катнашучылар ничек дөрес тукланырга, кайсы ризыкларның безнең организм өчен файдалы булуы, ә кайсыларының зарарлылыгы турында белде, һәрберсе үз көн тәртибе турында сөйләде. Шулай ук сәламәт тормыш рәвеше, спорт белән шөгыльләнергә һәм үз тәнең турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга «Мин сәламәт тормышы рәвешен сайлыйм» дигән белем бирү фильмы күрсәтелде һәм «Спортны ярат һәм сәламәт бул» викторинасы үткәрелде.
Чара азагында С. Михалковның «Как медведь трубку нашел»  әсәре сәхнәләштерелде һәм һәр кеше үз сәламәтлегенә үзе хуҗа дигән нәтиҗә ясадылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: