«Цифрлы куркынычсызлык буенча зарарлы киңәшләр» дәресе (18+)

20 апрельдә хезмәткәрләр өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган «Цифрлы куркынычсызлык буенча зарарлы киңәшләр» дәресе оештырылды һәм үткәрелде. Чара коллективның мәгълүмат технологияләрен куркынычсыз куллану өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттыруга, шулай ук хәзерге заман кидеркуркынычларга каршы тору күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. 

xrQ4-NgBGPAT2JypCj8HtLr9YF9SqrOip_ky_PXPMcM3L5H8rI8fIpVwQmDA4YeK6m8mHGNdQeMNERlIO0MAmDAO
rfP7_j3AihVNdOhZxRTod3_mW1o5mrZdhClUcbFLaTDYiIG1OFmg-T6YxctOyo3qGO38bgzmJIF4iYjFZny56H73
DBOXWs9rOoTPxwgssjS790GZFhuZEDo2C0YjsU75mQEMNSMZY1W399KrXsKrd-LeSLCgrNb5iZNoSYZHlu1FSIzJ
vNlZfsI98uLKS817tk6qdxbALeo3G7wTNBHA3CpetkCHb-SdTIhR4cpS6gcw12ssM9aNCggqjUYm5Hv1CBc-ZQzK
szoahyezzoetwwuvbONF8rOwHjvCfFP3oirs76RAtvsxFNVoDEKZIMjSWcqIIdugWh-uBrolVxQi8j3phhwB1SGx
hBHejSdqzni8mVgg0qH_WIaExbV0pTGQB5s2Un9s7GVW-xZRzuU6yNteIqXqKv4C9aLVswXBSBL0ar11sedTdUGN
Дәрес кысаларында актуаль темалар каралды: бу цифрлы гигиена нигезләре, ышанычлы серсүз уйлап табу һәм аны саклау кагыйдәләре, шәхси һәм корпоратив мәгълүматларны саклау ысуллары, шулай ук фишинг һөҗүмнәрен, зарар китерүче программаларны һәм мошенниклар схемаларын тану ысуллары. Гамәли өлешләргә аерым игътибар бирелде: хезмәткәрләр икефакторлы аутентификация булдыру һәм программаларны яңарту һәм Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр алды. 

Чараның форматы теория өлешен генә түгел, ә чынбарлыктаг мисаллар турында фикер алышуны да үз эченә алды, бу катнашучыларга материалны яхшырак үзләштерергә һәм кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлек бирде. Хезмәттәшләр активлык күрсәтте, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм мәгълүмати куркынычсызлык белән бәйле катлаулы хәлләр турында фикер алышты. 
Чара уңышлы узды, аудиториядә җанлы кызыксыну уятты һәм катнашучыларның киберкуркынычсызлык мәсьәләләрендә хәбрдарлык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итте. Әлеге чараны үткәрү «Цифрлы ликбез» проекты бурычларын тормышка ашыруга керткән өлеш булып тора һәм цифрлы киңлектә үз-үзеңне җаваплы, куркынычсыз тотуны тәэмин итәргә булыша. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: