Нәниләр өчен әдәплелек дәресләре (0+)

22 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә «Сәйлән» клубы кысаларында Туган тел көненә багышланган «Тылсымлы сүзләр» дигән әдәплелек дәресләре үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әдәпле һәм яхшы сүзләр турында белемнәрен киңәйтте. Алар нинди сүзләрне тылсымлы дип атаулары турында, нинди гамәлләр әдәпле, ә кайсылары юк икәнен искә төшерде. Нәниләр «Син нишләр идең», «Тылсымлы сүзләр» уеннары барышында әдәпле сүзләрне гамәлдә кулланырга өйрәнде. 
Балалар зур кызыксыну белән «исәнмесез» сүзенең барлыкка килүе, аның нәрсә аңлатуы, һәм ни өчен, бер-беребезне сәламләп, шул сүзне әйтүебез турында сөйләгәнне тыңлады. Шуннан соң сәламләүнең төрле формаларын искә төшерделәр һәм этикет буенча дөрес итеп исәнләшергә өйрәнделәр. Яшь китап сөючеләргә Ш.Галиевның «Рәхмәтләр хакында» шигыре һәм Ә.Бикчәнтәеваның «Татлы сүз» хикәясе аеруча ошады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: