Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тәмле сүз» дип исемләнгән әдәплелек дәресе
20 нче октябрь көнне 11 нче балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тәмле сүз» дип исемләнгән әдәплелек дәресе узды.
Әдәплелек дәресендә балаларга «Тәмле сүз» китабы аша әдәпле булу серләре төшендерелде. Әлеге китаптагы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр сабыйларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Балалар әсәрләрне игътибар белән тыңлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес барышында бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләрнең «тылсымлы» булуын аңладылар. Шулай ук бик теләп уеннарда катнаштылар. Балаларга, аеруча, «Тәмлле телле булу» уены охшады. Әдәплелек дәресе ахырында балаларга экранда әдәплелек темасына Р. Вәлиеваның «Кыңгырау чәчәк», Н. Фәттахның «Велосипедлы Мөнир», Р. Гыйззәтуллинның «Айсылу» мультфильмнары күрсәтелде. |