«Китап бизәлеше сәнгате: рәссам-иллюстраторлар иҗаты» дәрес-вернисаж (6+)

13 май көнне 13 нче санлы китапханәдә Новосибирск өлкә китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында чара узды. Чара барышында балалар иллюстраторларның озак вакыт таләп итә торган эш процессы турында белде, иң яхшы рус иллюстраторлары иҗаты аша сәнгатьчә образларның кабатланмас дөньясына кагылырга тырышып карады. 
Китапта иллюстрация – баланың рәсем сәнгате белән беренче очрашуы, ул аның күз күремен баета, әдәби текстны аңлауга, гомуми һәм эстетик үсешкә ярдәм итә. 

олоопопопоппорешролрол
13 ф. 13.05.24 Художники фото 2
13 ф. 13.05.24 Художники фото 3
13 ф. 13.05.24 Художники фото 1

Китапханәче рәссам-иллюстраторлар Евгений Чарушин, Владимир Сутеев, Евгений Рачёв, Виктор Чижиков, Леонид Владимирский иҗатлары белән таныштырды. Алар һәрберсе дөньяны үзенчә күрә, һәрберсенең үз сәнгать манерасы һәм кабатланмас стиле, бер үк әсәр һәр оста иҗатында төрлечә ачылырга мөмкин.
Чара барышында балалар төрле рәссамнар иллюстрацияләрен чагыштырды, аермалыкларын тапты. Балалар иллюстрацияләр буенча, китапны укымыйча да, аның нәрсә турында, геройларның явызмы яки яхшымы, акыллымы яки наданмы, кыюмы яки куркакмы, матурмы яки бик үк матур түгелме икәнлеген белергә мөмкин дигән нәтиҗә ясады. Укучылар фикеренчә, балалар китаплары рәссам-иллюстраторлары – бик зур фантазия ияләре һәм аз гына тылсымчылар да. Чара азагында «Бу китапның рәссам-иллюстраторы кем?» дигән викторина уздырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: