«Түземлелек чатында» толерантлык дәресе (12+)

7 ноябрьдә, Халыкара толерантлык көне уңаеннан, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Түземлелек чатында» дигән толерантлык дәресе уздырды.
Китапханәче яшьләргә «толерантлык» төшенчәсенең барлыкка килү тарихы турында искә төшерде, аларга толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары, үз-үзеңне толерантлы тоту: бер-береңә, төрле халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә карата хөрмәт, үзара толерантлы мөнәсәбәттә булу турында сөйләде.  

ыкпыуп
IMG_20241107_080913
IMG_20241107_081710
IMG-20241107-WA0015

Чара вакытында балалар, командаларга бүленеп, маршрут кәгазе буенча этаплар үтте. «Мактау сүзләре», «Халык зирәклеге», «Мине аңла» һ.б. станцияләрдә яшүсмерләр командада үзара аңлашып һәм түзем булып эшли белергә өйрәнү мөмкинлеге алды. 
Уен азагында яшь укучылар бер-берсенә теләкләрен әйтте: кайгыртучан, мәрхәмәтле, түзем булырга. Чөнки болар барысы да дуслыкта һәм татулыкта яшәргә ярдәм итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: