«Туган көнең белән, ак калабыз!»: сәяхәт-дәресе (6+)

Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, 27 август көнне 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларына Чаллы каласының төрле почмаклары һәм урамнары буйлап виртуаль сәяхәт кылырга, шулай ук туган шәһәребезнең тарихын искә төшерергә чакырды. 

с днем роңдения город
IMG-20210827-WA0013
IMG-20210827-WA0018
Балаларга экранда шәһәрнең билгеле бер урыны фотосын күрсәттеләр, ә алар аны танырга тиеш булды. Әлеге урынның исемен атаганнан соң, чарада катнашучыларга аның белән бәйле кызыклы фактларны сөйләделәр. Чара кызыклы үтте һәм мәгълүматка бай булды. 
Чара азагында балаларны шәһәр һәм республика турында китаплар белән таныштырдылар. 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: