«Төтенне таратырга вакыт» дәрес-чакыру (12+)

Сәламәтлек – ул кешенең яшь вакыттан ук сакларга кирәкле төп байлыгы. 23 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» дигән шәһәр акциясе кысаларында чарага чакырды.

10ф. Урок-призыв «Время развеять дым»
10ф. Урок-призыв «Время развеять дым». Участники мероприятия

Чара барышында тәмәке тарту проблемасы турында сөйләшү булды. Китапханәче укучыларга тзәмәкенең кеше сәламәтлегенә зур зыян салуы, хәзерге заманда тәмәке тартуның модадамы икәнлеге турында сөйләде. Балалар тәмәке тартучы кешеләрнең статистик мәгълүматлары белән танышты, тартучыларның үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә нинди зыян салуын ачыклады, шулай ук тәмәке тартуның зыяны һәм сәламәт тормыш рәвеше турында видеороликлар карады. 
Чара азагында катнашучылар никотинның һәлакәткә илтүче тәэсире турында белемнәрне киңәйтергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирүче «Тәмәке тарту турында без нәрсә белдек» викторинасында катнашты, һәм «Ералаш» балалар киножурналының «Минздрав предупреждает!» чыгарылышын карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: