«Тәмәке тарту модада түгел – иркен сула!» чакыру дәресе (12+)

22 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын  Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» традицион шәһәр акциясе кысаларында оештырылган чарага чакырды.  

10ф. Урок-призыв «Курить не модно – дыши свободно!». Отвечаем на вопросы викторины «Что мы узнали о курении»
10ф. Урок-призыв «Курить не модно – дыши свободно!». Смотрим советский антитабачный мультфильм
10ф. Урок-призыв «Курить не модно – дыши свободно!». Участники мероприятия.
10ф. Урок-призыв «Курить не модно – дыши свободно!». Участники мероприятия
10ф. Урок-призыв «Курить не модно – дыши свободно!»

Чара башында катнашучылар тәмәкенең нәрсә икәнлеге турында белде, аның таралу тарихы, тәмәке тартучы кешеләр статистикасы белән танышты. 
Алга таба слайд-презентация ярдәмендә гадәти тәмәкенең дә, хәзерге замандагы электрон тәмәкеләрнең дә кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуы турында җинтекләбрәк сөйләшү булды. Балалар тартучы кешенең үпкәләре нинди булуын, тәмәкенең баш миендә нинди кире кайтарып булмаслык процесслар китереп чыгаруын һәм «Никотинның бер тамчысы атны үтерә» дигән әйтемнең каян килеп чыгуын күрде.
Чара азагында «Ералаш» киножурналының «Дай закурить», «Минздрав предупреждает!» дигән чыгарылышларын карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: