«Билгесез солдатка чәчәкләр» хәтер сәгате (12+)

4 декабрьдә 23 нче санлы китапханәдә «Билгесез солдатка чәчәкләр» дигән хәтер сәгате узды. 
Хәтер сәгате – ул исемнәре билгесез булып калган, әмма Җиңүгә керткән өлешләре бәһасез булган үлмәс геройлар батырлыгына баш ию мөмкинлеге.
Китапханәче Билгесез Солдат көненең барлыкка килү тарихы, әлеге көннең Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби конфликтлар турында хәтерне саклауда әһәмияте турында сөйләде. 

23ф. Урок памяти «Цветы неизвестному солдату» (12 ) 1
23ф. Урок памяти «Цветы неизвестному солдату» (12 )

Балалар белән бергә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәр, сугыш кырларында хәбәрсез югалганнар, калдыклары дистә еллардан соң гына табылган һәм хөрмәтләп җирләнгән, әмма исемнәре билгесез калганнар турында искә төшердек.
Билгесез солдатның батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлегенә багышланган проза әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр яңгырады. 
Шулай ук эзләнү эшләре, билгесез солдатларны җирләү һәм аларның шәхесен ачыклау эше турында документаль фильмнан өзекләр күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: