«РУНЕТның якты ягында» онлайн куркынычсызлык сәгате (6+)
12
Февраль 2024
Дүшәмбе
12 февраль көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә онлайн куркынычсызлык дәресендә «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән презентацияне карады һәм аның буенча фикер алышты, челтәрдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый, интернетта эшләгәндә аларны нинди хәвеф-хәтәр көтеп торырга мөмкинлеге, алардан саклану өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеге турында белде, «Интернетта куркынычсыз эш турында мин нәрсә беләм» викторинасы сорауларына җавап бирде, компьютерга бәйлелекне тикшерүче тест үтте һәм «Фикси-киңәшләр» мультфильмы карады. Барлык катнашучылар интернетны куркынычсыз куллану буенча киңәшләр язылган китап кыстыргычлары алды. |