«Яхшылык тудыручы сүз» әхлак дәресе (12+)
14 нче санлы китапханәдә Виктор Петрович Астафьевның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды. Китапханәче балаларны прозаик, драматург, сценарияче В. П. Астафьевның гади булмаган тормыш юлы белән таныштырды. Алар булачак язучының авыр балачагы, Бөек Ватан сугышы елларындагы кырыс тормышы, аның казанышлары, иҗат юлы турында белде. Балалар өчен язучының «Заветное» китабыннан «Любить Родину», «Сирота», «Мечта» очерклары тәкъдим ителде. В. Астафьев иҗатында «Затеси» китабы аерым урын алып тора. Укучыларга китапның исемен аңлаттылар. Астафьевның бу китабы йөрәкләрдә, күңелдә, хәтердә эз калдыра. Әлеге җыентыктагы «Записка» хикәясенә тукталдылар, анда улы әнисен махсус рәвештә автовокзалда «онытып» калдыра, кесәсенә акча түгел, ә «Күп ашамый, әмма ашап та бетерергә мөмкин. Әмма явыз түгел» дигән язу тыгып куя. Бу хикәя беркемне дә битараф калдырмый. Балалар улының анасына карата гамәле турында үз фикерләрен белдерде: «Анадан баш тарту – җинаять», «Бу кеше үз тамырларын кискән, ә тамырларсыз, үткәннәрсез кеше яши алмый» һ.б.
|