«Җир йөзендәге бар балалар дус булсын» халыклар бердәмлеге дәресе (6+)

17 нче санлы балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган аралашу сәгате узды, анда катнашучылар «толерантлык» һәм «бердәмлек» төшенчәләре белән танышты, әлеге сүзләрнең кеше тормышында әһәмияте турында үз фикерләре белән уртаклашты. 
Балалар толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары, бер-береңне, төрле халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итү турында искә төшерде. Катнашучылар әйләнә-тирәдәгеләргә толерантлы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеге  турында әңгәмәдә үз уй-фикерләрен белдерде. 

венлвар
17ф Урок толерантности
17ф. Урок толерантности

Яхшылык һәм шәфкатьлелек турында шигырьне тыңлаганнан соң, балалар үзләре кылган изге гамәлләр турында сөйләде, «Яхшы яки начар» уенын уйнады. Нәтиҗәдә, алар тынычлык һәм дуслык һәрвакыт булырга тиеш, ызгыш-талашлар һәм үпкәләшүләр булмаска тиеш дигән фикергә килде. Бар кешеләр балачактан дус-тату булырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, сакларга тиеш. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: