«Безнең киләчәк – бердәмлектә!» халыклар бердәмлеге дәресе (6+)

Халыклар бердәмлеге көне — ул уртак тарихыбыз белән горурлану, халыклар арасында дуслык җылысы һәм россиялеләрнең буыннан-буынга кадерләп сакланучы Ватанга мәхәббәтенең тантана итүе белән тулы якты бәйрәм. 
17 нче санлы балалар китапханәсендә «Безнең киләчәк – бердәмлектә!» дигән халыклар бердәмлеге дәресе узды. Чара вакытында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын, алар белән бәйле төп тарихи фактлар һәм вакыйгаларны белде. Укучылар белән халыклар дуслыгы, илнең төрле төбәкләрендәге гореф-гадәтләр турында әңгәмәләр үткәрелде, алар мәдәни күптөрлелек һәм төрле милләт кешеләре арасындагы татулыкның кывйммәтенә басым ясады. 

17ф. День народного единства
17ф. День народного единства2
17ф. День народного единства3
17ф. День народного единства4
17ф. День народного единства1
Төбәкнең граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауны игълан итүче, дәүләткә әлеге кыйммәтләрнең үтәлешен тәэмин итү бурычын йөкләүче төп законына багышланган Татарстан Республикасы Конституциясе көне темасына аерым игътибар бирелде.
Материалны ныгыту өчен балалар гаҗәеп иҗат дөньясына кереп чумды, чыршы күркәләрен РФ һәм ТР байраклары төсләренә буяды.
Иҗади эш барышында укучылар байракларның төсләрен искә төшереп кенә калмады, ә кече моторика һәм иҗади фикерләүләрен үстерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: