«Брест кирмәнен саклаучыларга багышлана…» батырлык дәресе (12+)

23 һәм 25 апрельдә 16 нчы санлы китапханә үлмәс гарнизонга багышланган «Брест кирмәнен саклаучыларга багышлана…» дигән батырлык дәресе уздырды. Катнашучылар батырлык, героик ныклык һәм фидакарьлек символына әйләнгән Брест кирмәне оборонасы турында мәгълүматны тыңлады. Яшьләр Брест кирмәне солдатларының дошманның беренче һөҗүмен геройларча каршы алуы һәм айдан артык кирмәнне батырларча саклавы турында белде. Күп сугышчылар һәлак була, кайберләре яралы килеш әсирлеккә эләгә. 

ааа
IMG-20250423-WA0015
фото 1
фото 4
фото 5

Кирмәннең соңгы сакчылары гаҗәеп геройлык могҗизалары күрсәтә. Балалар майор П. М. Гаврилов, комиссар Е. М. Фомин, лейтенант А. М. Кижеватовларның батырлыгы турында белде. Аудитория кинохроника кадрларын күрде һәм яшь геройлар – кирмәнне саклаучылар турында сөйлзәгәнне тыңлады, шулай ук мәктәп укучылары школьники совершили виртуаль экскурсия кылды һәм, үзендә Икенче бөтендөнья сугышының дәһшәтле сугышлары тарихын йөртүче «Брест кирмәне» уникаль мемориаль комплексында булды. Очрашуда катнашучылар  С. Смирновның «Брестская крепость», Б. Васильевның «В списках не значился», С. Алексееваның «Брестская крепость» китапларыннан өзекләр белән танышты Чара Брест кирмәнен саклауга багышланган әдәби әсәрләр, ветераннар мемуарлары һәм тарихи эзләнүләр тәкъдим ителгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. 

#историяпобеды #80летпобеды #80летпобедычелны

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: