«Тумышым белән балачактан түгел, сугыштан…» батырлык сәгате (6+)

Елдан-ел Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале еллары бездән ерагайганнан-ерагая бара. Бу сугыш илебезнең намус белән уздырган иң авыр сынауларыннан була. Сугыш һәр гаилә аша уза, вакытны «сугышка кадәр» һәм «сугыш» чорына бүлә.

14ф
фото1
фото война

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында фашистларга каршы көрәшкә өлкәннәр белән бер сафта гади мәктәп укучылар да күтәрелүе, аларның  подпольщиклар һәм партизаннарга әйләнүе турында сөйләде. Катнашучыларны дулкынланырга мәҗбүр иткән тормышны, якты кояшны, хуш исле чәчәкләрне яратучы сугыш чоры балалар турында тарихлар яңгырады. Аларны пионер-геройлар: Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков, Марат Казейларның тормышы һәм батырлыклары белән таныштырдылар. Әлеге кыю һәм батыр балалар образлары батырлык һәм Туган илгә тугрылык символы булып мәңге яши. Чарада документаль кадрлар күрсәтелде, сугыш еллары җырлары яңгырады.

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: