«Барысы да ничек булганны искә төшерик…» батырлык сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышыннан безне бик күп еллар аерып тора. Әмма вакыт, бүгенге буын вәкилләренең игътибарын еракта калган фронт елларына юнәлтеп һәм совет солдатларының батырлык һәм кыюлыгына кире кайтарып, әлеге тема белән кызыксынуны киметми. Батырлык сәгате Бөек Ватан сугышының яшь геройларына багышланды. Балалар Зина Портнова, Валя Котик, Леня Голиков, Вася Коробко, Марат Казей батырлыклары турында белде.

куепкупкпку
Снимок3
фото1
Снимок2

Бу кыю һәм батыр егетләр-кызларның образлары Ватанга тугрылык һәм батырлык символы буларак мәңгегә тарихка кереп калды. Чарада документаль кадрлар күрсәтелде, сугыш еллары җырлары яңгырады. Балалар зур кызыксыну белән Владимир Железниковның яшь танкчының фидакарьлеге турында «В старом танке» хикәясен тыңлады. Чара азагында укучылар укырга киңәш ителә торган китаплар исемлеге алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: