«Балачакларына сугыш бәреп керде» батырлык сәгате (6+)

26 мартта, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган Балалар китабы атналыгы кысаларында, 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балачакларына сугыш бәреп керде» дигән батырлык сәгате уздырды.
Чарада китапханәче балачакларын рәхимсез сугыш урлаган балалар һәм аларга өлкәннәр белән бер сафта сугышырга туры килүе турында сөйләде. Гадәти тормышта бу балалар пионерлар булган, ә Бөек Ватан сугышы вакытында геройларга әйләнгән. Балалар укып бетермәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, пионер балаларның кулларына винтовкалар һәм гранаталар алуы, полк улларына һәм партизан разведчикларына әйләнүе турында белде. Алар ару-талуны белми завод цехларында һәм колхоз кырларында эшли. Фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән аерым хезмәтләре, батырлыклары һәм геройлыклары өчен дистә меңләгән балалар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, күбесенә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һ.б. яшь патриотларның исемнәре аталды.

IMG-20250326-WA0005
IMG-20250326-WA0023
IMG-20250326-WA0025
IMG-20250326-WA0026
1742979492663

Чара барышында балалар яшь Ватан сакчылары булып карады. Алар сынаулар үтте һәм биремнәр башкарды, аның өчен аларга кыюлык, җитезлек, тапкырлык һәм чын сугышчылар өчен хас булган башка сыйфатлар кирәк булды. 
Дәрестә  «Пионер-геройлар» дигән яшь патриотлар турында видеоролик күрсәтелде.
Очрашу азагында укучылар, без Җиңүнең нинди бәягә килүен онытырга хакыбыз юк, дигән нәтиҗә ясады.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: