«Батырлык ул – рухи матурлык» батырлык сәгате (6+)

22 гыйнварда 12 нче санлы китапханә Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында батырлык сәгате уздырды. 2025 Ватанны саклаучылар елы – ул календарьдагы көн генә түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотлык символы. Алып баручы балаларга төрле буын Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышының төп көрәшләре, пионер-геройларның батырлыклары турында белде, укучыларга өлкән буынның батырлыклары, Россия Геройлары, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Туган илебезне саклаучы якташларыбыз турында искә төшерелде.
Чара барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап тапты: «Нәрсә ул геройлык һәм батырлык?», «Кемне Ватанны саклаучы дип атарга мөмкин?» һәм «Нәрсә ул Туган ил алдындагы бурыч?»  Чара азагында катнашучылар төрле авторларның сугыш турындагы хикәяләре һәм повестьлары белән танышты.  

Поделиться: