«Тарихка кереп калган батырлык» батырлык дәресе (12+)

3 мартта 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен 76 нчы һава-десант дивизиясенең 104 нче гвардия парашют-десант полкының 6 нчы парашют-десант ротасы хәрбиләрен искә алу көненә багышланган «Тарихка кереп калган батырлык» дигән батырлык дәресе уздырды. Чара барышында балалар Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килү тарихы белән танышты, әлеге төр гаскәрләрнең, чын геройлык һәм батырлык күрсәтеп, «кайнар нокталар»да намус белән үз хәрби бурычларын үтәгән һәм үтәүче гвардиячеләре турында мәгълүмат алды.

IMG-20260303-WA0000
IMG-20260303-WA0003
IMG20260303092847
IMG-20260303-WA0004
Яшьләргә 776.0 биеклектә килеп чыккан вакыйгалар, 90 рус солдаты һәм офицерының коллектив батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар әлеге көрәштә россия десантчыларына җиңүнең нинди бәһагә төшүе, шулай ук һәлак булган геройлар арасында безнең якташ, балачагы һәм яшьлеге Чаллыда үткән сержант Дмитрий Бәдретдинов та булуы турында белде. Террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия рядовой солдаты Бәдретдинов Дмитрий Мансур улы Батырлык ордены белән бүләкләнгән.  
Катнашучыларга десантчы геройлар турында презентация һәм видеороликлар, «Русская жертва», «Прорыв» нәфис фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде. Очрашу азагында барысы да бер минутлык тынлык белән һәлак булган сугышчыларны искә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: