«Батырлар китабы-Книга героев» китабы буенча батырлык дәресе (6+)

6 май, Җиңү бәйрәме алдыннан, кече яшьтәге укучылар өчен 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан якташларыбыз – Советлар Союзы Геройларына багышланган «Батырлар китабы-Книга героев» китабы буенча батырлык сәгате узды. 

Урок мужества
IMG20220506080749
IMG20220506080411
IMG20220506081537
IMG20220506085952

Очрашуда китапханә хезмәткәрләре балаларны Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, якташ геройлар белән таныштырды, Бөек Җиңү бәйрәменең әһәмияте турында сөйләде. Кыю солдат язмышлары турында «Геройлар китабы»на библиографик күзәтү үткәрделәр. Күзәтүдән балалар язмышлары Татарстан Республикасы белән бәйле, республикада укыган, эшләгән һәм яшәгән якташ геройлар, илебезнең башка төбәкләрендәге татар геройлары исемнәрен белде. 
Очрашу азагында балаларга «Буын» дигән кыска вакытлы нәфис фильм күрсәтелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: