«Блокадалы Ленинград истәлегенә» батырлык дәресе (12+)

20 гыйнварда 15 нче санлы китапханә «Блокада турында укыйбыз» VI Халыкара акцииясе кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокадалы Ленинград истәлегенә» дигән батырлык дәресе уздырды. Акцияне оештыручы — Т. А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе.

Китапханәче балаларга камалышта калган ябык Ленинград шәһәре халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм суык, Ладога күле буенча коткаручы «тормыш юлы»н төзү; яшьтәшләренең өлкәннәр белән беррәттән заводларда эшләве һәм бомбадан качу урыннарында укулары турында сөйләде. Яшүсмерләр блокадалы шәһәрнең ничек итеп бирешмәве турында тыңлап кына калмады, ә үзләре дә китапханәче сөйләгәннәрне актив рәвештә аерым фактлар белән тулыландырып торды. 

ыпвтфвупот
IMG-20250120-WA0005
IMG-20250120-WA0007
IMG-20250120-WA0008

Ленинград балаларының язмышы һәм Таня Савичева, аның гаиләсе турында сөйләү балаларның күңелләрен аеруча тетрәндерде. Камалыштагы шәһәр тормышы һәм көнкүрешен тою өчен, яшүсмерләр О.Бергольц шигырьләрен һәм А.Адамович һәм Д.Гранинның «Блокадная книга»сыннан өзекләр укыды, Дмитрий Шостаковичның җиденче симфониясен тыңлады.
Кеше башына тигән 125 грамм ипи һәм блокада вакытындагы ипи карточкаларының мәгънәсе турында сөйләгәннәр укучыларга аеруча зур тәэсир ясады. Чара барышында «Блокада Ленинграда» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Чарага «Бөек шәһәр батырлыгы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Батырлык дәресе яшьләргә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә килүен онытмаска һәм аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәклеген истә тотарга тиешлекләре турында тагын бер кат искә төшерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: