«Хәтер вакытлардан көчлерәк» батырлык дәресе (6+)

9 май якынлашканда 3 нче санлы китапханәдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер вакытлардан көчлерәк» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Бу көн безнең һәрберебез өчен мөһим, һәм без ата-бабаларыбызның геройлыгы турында онытмаска тиеш. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тарихта борылышлар ясаган бәрелешләр, фашизмны җиңгә халкыбызның геройлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. 

20260129_123136
IMG_20260506_140045_876
IMG_20260506_140052_281

Укучылар «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» дигән видеороликны карады, шагыйрьләр М. Җәлил, А. Ахматова, В. Лебедеваларның сугыш турында тетрәндергеч шигырьләрен укыды. Китапханәче балаларны «Сугыш. Җиңү. Хәтер» күргәзмәсендәге Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар белән таныштырды. Алар арасында: Б. Васильевның «А зори здесь тихие», В. Некрасовның «В окопах Сталинграда», Б. Васильевның «Офицеры», Ф. Кәримнең «Соңгы дәфтәр» һ.б. бар иде. Очрашуның азагында барлык катнашучылар «Катюша», «Смуглянка», «День Победы» кебек сугыш еллары җырларын җырлады.
Еллар уза, әмма Ватанны саклап үз гомерен биргән батырлар турында хәтер китапларда, документларда, хатларда һәм фотоларда яши һәм яшәячәк, һәм иң мөһиме, ул безнең йөрәкләрдә. Сугыш турында хәтерне сакларга, җиңүнең нинди зур бәһагә төшүен онытмаска кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: