«Утлы әсир» батырлык сәгате (12+)

18 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын шигырьләре батырлык белән сугарылган, аларда инде берничә буын балалар тәрбияләнгән татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилгә багышланган чарага чакырды. 

10фф
10ф. Урок мужества «Огненный узник». КВ
10ф. Урок мужества «Огненный узник». Смотрим видео на стихи
10ф. Урок мужества «Огненный узник». Участники мероприятия
10ф. Урок мужества «Огненный узник»
Чара барышында анда катнашучылар шагыйрьнең сугышка кадәрге тормышыннан, аның әдәби эшчәнлеге, кырыс фронт тормышы, фашист концлагерьларында узган куркыныч көннәре турында күп кенә кызыклы фактларны белде.
Авторның исемен үлемсез иткән «Моабит дәфтәрләре» дигән автобиографик шигырьләр китабына җентекләбрәк тукталдылар.
Чара электрон презентация, шагыйрьнең шигырьләрен уку, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: