«Блокаданың төзәлмәс ярасы»: батырлык сәгате (18+)

27 гыйнвар көнне Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград шәһәрендә блокаданы өзү көне билгеләп үтелә. Бу көнне, 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Блокаданың төзәлмәс ярасы» дигән батырлык сәгате үткәрелде.

боль блокады
2
1

«Ленинград батырлыгы» документаль фильмыннан өзекләр камалышта калган Ленинград атмосферасына кереп чумарга мөмкинлек бирде. Анда блокаданың килеп чыгу сәбәпләре, шәһәр халкының геройлыгы турында сөйләнде. Китапханәче легендар «Тормыш юлы» һәм блокаданы өзү вакытына шәһәрдә барлыгы 500 мең кеше, ягъни кешелек дөньясы тарихындагы иң канкойгыч камалыш башында булганнан 5 тапкырга азрак кеше калуы турында сөйләде.  

Чара азагында Ольга Берггольц, Анна Ахматова һәм Вера Инбер, Роберт Рождественский шигырьләре яңгырады.

«900 көн батырлык» китап күргәзмәсе чараны тагын да тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: