«Буйсынмас Ленинград» батырлык сәгате (6+)

17 нче санлы китапханәдә Россиянең хәрби даны көненә багышланган чара узды. Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе.

рпонамнр
17ф урок мужества
17ф. урок Мужества
Очрашу барышында балалар камалышта калган ябык Ленинград шәһәре халкы өлешенә тигән авыр сынаулар: ачлык һәм суык, ир-атлар белән бер сафта заводларда эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклавы һәм аның өчен көрәшүе турында белде. Блокадагылар өчен ипи нормасы, ул вакытларда ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләгәннәр балаларны аеруча тетрәндерде. Очрашуда катнашучыларга «Тормыш юлы» турындагы документаль видеоролик күрсәтелде, бу юл буйлап Ленинградтан балаларны, картларны, авыруларны, яралыларны чыгарганнар – зур җиргә барлыгы ярты миллионнан артык кеше чыгарылган. 

Чара «Блокадада калган Ленинград тарихы» дигән мультимедиалы презентация һәм блокада елларынннан документаль видеохроника кадрлары белән үрелеп барды. Чара азагында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: