«Без хәтерлибез һәм горурланабыз» батырлык дәресе (12+)

5 майда 12 нче санлы китапханә укучылар өчен «Без хәтерлибез һәм горурланабыз» дигән батырлык дәресе уздырды. Китапханәче сугышта хатын-кызларның үлмәс батырлыгы – очучылар, разведчиклар, элемтәчеләр һәм шәфкать туташлары – Бөек Ватан сугышының чын солдатлары турында сөйләде. Ватанны саклаучылар сафына 500 меңләп хатын-кыз баскан. Бөек Ватан сугышының данлы елъязмасында Туган илебезнең хәрби бүләкләре белән бүләкләнгән хатын-кыз исемнәре бик күп. 

негрв
1
2
3
4

Балалар Шамил Рәкыйповның «Кызлар – йолдызлар» китабыннан өзекләрне тыңлады, документаль кинодан өзекләрне карады. Чарага Бөек Ватан сугышы елларында совет хатын-кызларының батырлыгы һәм геройлыгы турында сөйләүче китаплардан торган әдәбиятка күзәтү әзерләнгән иде. Чарада балалар дәһшәтле сугыштан барысына да кире әйләнеп кайтырга насыйп булмавы турында искә төшерде. Әмма геройлар турында хәтер безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: