«Туган ягымны сугыш читләтеп үтмәде»: батырлык сәгате (6+)

4 майдан 6 майга кадәр шәһәр Үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләре Бөек Ватан сугышы турында китаплар һәм шулай ук сугышта катнашкан Пушкарев Василий Ивановичның сугышчан бүләкләре белән таныша алды. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, күп сораулар яудырды һәм горурлык белән үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләде.  
«Без үз гомерләрен дә кызганмыйча, киләчәк буын өчен ирек һәм бәхет яулаган ватандашларыбызны беркайчан да онытмаячакбыз» – чараның шигаре булды. 

Мой край не обошла война
1
6
4
2
3
5

Үткәннәр турында хәтердән башка бер халыкның да киләчәге була алмый. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якыннарының язмышын ачыкларга тырышучы күп кенә гражданнарыбызның йөрәкләрендә сугыш кайгысы һәм ачысы һаман да яши әле. Үз җилкәләрендә сугыш елларының барлык авырлыкларын һәм югалтуларын күтәргән, кан һәм үлемне җиңеп чыкканнарның барысы алдында баш иябез. Җимерекләрдән илне күтәргән, үз тормышы белән Җиңүчеләр буынының нинди булырга тиешлеген күрсәткән һәркемгә буыннардан зур рәхмәт һәм ихтирам. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: