«Ленинград көрәште һәм яшәде» батырлык дәресе (12+)

27 гыйнварда ел саен  отмечается День воинской славы Россиянең хәрби даны көне – Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 13 нче санлы китапханә Чаллының 68 нче мәктәбендә чара оештырды. Өлкән сыйныфлылар Ленинград турында герой-шәһәр буларак кына түгел, ә авыр сынауларга карамастан, иҗат итүләрен, яратуларын һәм ышануларын дәвам иткән яшәүче-шәһәр буларак та белде.

13ф. 27.01.26 Урок мужества Ленинград сражался и жил 1
13ф. 27.01.26 Урок мужества Ленинград сражался и жил 2
13ф. 27.01.26 Урок мужества Ленинград сражался и жил 3

Балалар Дмитрий Шостаковичның Җиденче симфониясеннән өзекләрне ишетте һәм театрлар, китапханәләр, музейларның сугыш еллары дәвамында актив эшләве турында белде.  Китаплар уку, күргәзмәләрдә булу кешеләрдә яшәү теләген сакларга ярдәм итә. Кыйммәтләр, шул исәптән икмәк кадере турында да сүз барды. 125 гр. икмәк телеме. Ул күпме, әллә азмы? Бу тормыш бәһасе. Китапханәче Ленинград турында чыгышын якташыбыз, Советлар Союзы маршалы Говоров Леонид Александрович турында мәгълүмат белән тулыландырды, ул блокададагы шәһәрне азат итүдә катнашкан. Чара яңа белемнәргә бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: