«Китап кына сугыш еллары вакыйгаларын җанландыра ала» батырлык сәгате (12+)

Бөек Җиңүгә 80 ел! Сугыш турында бик күп хикәяләр, повестьлар, романнар язылган. 13 нче санлы китапханә хезмәткәре өләкн сыйныф укучыларын фронтовик-язучыларның иҗаты белән таныштырды. Фронтовик-язучыларның китаплары батырлыклар турында тарихларны гына түгел, ә кешеләр өлешенә тигән әрнүләрне дә сөйли. 
«Сугыш китап битләрендә» презентациясе барышында батырлык сәгатендә катнашучылар фронтовик-язучылар К. Симонов, Д. Гранин, Б. Окуджава һ.б.лар турында белде. Слайдларда аларның китаплары һәм илһамландыручы цитаталары, китаплардан өзекләр, вакыт рухын тудырырга ярдәм иткән экранлаштыру кадрлары тәкъдим ителде. Китаплар, хатлар, көндәлекләр һәм хатирәләр – ул үткән һәм хәзерге арасында күпер. 
Китапханәче сугыш турында китапларга күзәтү ясады, бу Б. Васильевның  «В списках не значился» – Брест кирмәнен саклаучылар турында, «А зори здесь тихие …» –  зенитчы кызлар турында, В Кондратьевның «Сашка» – яшь солдатның чын тарихы, В. Быковның «Сотников» – партизаннар турында романнары. Хәзерге заман прозасыннан – Э. Веркинның «Облачный полк» повесте  – яшүсмерләр күзаллавы аша сугышка караш.
Бөек Ватан сугышы – ул дәреслекләр битләре генә түгел, ә кеше язмышлары белән язылган тарих. Замана яшүсмерләрен ничек итеп шул чорны тоярга мәҗбүр итәргә? Җавап гади: китаплар аша!

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

Поделиться: