«Сталинградның кайнар кары» батырлык сәгате (12+)

Илебез тарихында без һәрвакыт хәтердә саклый торган бөек вакыйгалар бар. Аларның берсе —200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышы.
2 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын  «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» Волгоград ММУсе оештырган «200 минут уку: Сталинградка багышлана» IX Бөтенроссия акциясе кысаларында батырлык сәгатендә катнашырга чакырды. 

10ф. Урок мужества «Горячий снег Сталинграда». КВ
10ф. Урок мужества «Горячий снег Сталинграда». Об отряде «Бессмертный Сталинград» СВО
10ф. Урок мужества «Горячий снег Сталинграда». Рассказ об акции
10ф. Урок мужества «Горячий снег Сталинграда». Участники акции
10ф. Урок мужества «Горячий снег Сталинграда»

Чарада катнашучылар һәр урамны, һәр йортны яклап көрәшкән батыр Сталинград сугышчылары турында белде. Укучылар Советлар Союзы Герое Я. Павлов, элемтәче М. Путилов, снайпер В. Зайцев, санинструктор М. Королёва (Гуля Королёва), Советлар Союзы Герое М. Паникахаларның батырлыклары турында ишетте. Шулай ук балалар ватанны саклаучлар эшен дәвам итүчеләр — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары — махсус хәрби операциядә катнашучылар, 20 нче мотоукчы дивизиясенең «Үлмәс Сталинград» отряды сугышчылары турында белде.

Чарада «Венок славы» җыентыгыннан О. Берггольц, Ю. Визбор, Ю. Друнина, В. Сурков кебек танылган шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.
А. Пахмутова һәм М. Львовның «Горячий снег», Т. Клименко һәм Н. Шпакның «Внуки Сталинграда», Т. Лукашның «Бессмертный Сталинград» җырларына видеороликлар китапханә кунакларын шул заман вакыйгалары атмосферасына алып кереп китте.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: