«Батырлык һәм дан шәһәре» батырлык сәгате (0+)

27 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Батырлык һәм дан шәһәре» дигән батырлык сәгате узды. Чара Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне кысаларында, «Мин – гражданин, мин – патриот» программасы буенча үтте.
Китапханәче белән берлектә балалар блокададагы Ленинград буенча тарихи экскурс кылды. Ленинград блокадасы башлану, өзелүнең мөһим вакыйгалары белән таныштылар; ленинградлылар, аерым алганда, балаларның блокада шартларында тормышы турында белделәр; шул заманның шаһитлары истәлекләреннән өзекләрне укыдылар; «Тормыш юлы» турында искә төшерделәр; метроном тавышын һәм Д. Шостаковичның «7 нче симфония»сен тыңладылар;  «Исән калган шәһәр» документаль фильмын карадылар.

вымы м
23ф. Урок мужества «Город мужества и славы»…….
23ф. Урок мужества «Город мужества и славы»…..
23ф. Урок мужества «Город мужества и славы»…
23ф. Урок мужества «Город мужества и славы». — копия

«Нәрсә ул батырлык, геройлык һәм патриотлык?» дигән әңгәмә уздырылды.
Чара шул ук исемдәге электрон презентация белән үрелеп барды.
Чара азагында китапханәче «Блокададагы Ленинград елъязмасы» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: