«Горурлык һәм дан – безнең якташларыбыз» батырлык сәгате (12+)

23 апрельдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге  өлкән сыйныфлылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Горурлык һәм дан – безнең якташларыбыз» дигән батырлык сәгате уздырды. «Якташларым батырлыгы белән данлы» презентациясе ярдәмендә китапханәче Татарстан Республикасында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм дошман тылында Ватаныбыз бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәшкән Советлар Союзы Геройлары турында сөйләде. Балалар 225 тән артык кешенең Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызын алуы, алар арасында Ф. А. Баталов, Н. Ф. Кайманов, Муса Җәлил, М.Х. Сыртланова һ.б. лар булуы турында белде. Катнашучылар иң куркыныч һәм канкойгыч сугышның шаһитлары булган үз туганнары язмышы турында тарихлары белән уртаклашты. Чарага Бөек Җиңү геройлары турында китап күргәзмәсе әзерләнде. Татарстанлыларның героик батырлыклары халык хәтерендә мәңгегә сакланыр. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

Поделиться: