«Ленинградның героик чоры» батырлык дәресе (6+)

24 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Ленинградның героик чоры» дигән батырлык дәресе уздырды.
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале битләренең берсе генә түгел, ә аның халкының батырлыгы һәм ныклыгы символы да. 

рвьпрь
(2)IMG_4597
(3)IMG_4600
-(4)5231207224238532106_121
(1)IMG_4595

Чара кысаларында «Блокададагы Ленинград битләре буйлап» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шул заман вакыйгалары, шәһәрне саклаучылар, «Тормыш юлы» турында сөйләүче матур әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар зур кызыксыну белән Сергей Алексеевның исән калу һәм кешенең ныклыгы темаларын чагылдырган «Буханка» һәм «Публичная библиотека» хикәяләрен укыганны тыңлады.
Катнашучылар  ачлыктан интегүчеләр өчен иң көтеп алган һәм кул җитмәслек ризыкка әйләнгән ипинең блокада символына әйләнүе турында белде. Күргәзмәдә балалар блокада икмәгенең нормасы никадәр булуын күрде, һәм менә шул икмәк телеменең үлемнән коткаруын аңлады. 

Чара азагында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: