«Герой исемнәрен онытмыйбыз»: батырлык сәгате (6+)

9 декабрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Герой исемнәрен онытмыйбыз» дигән батырлык сәгате узды. Россиядә Ватан Геройлары көне – ел саен 9 декабрь көнне илебездә билгеләп үтелүче истәлекле вакыйга. 

героев
IMG_2736
IMG_2733
IMG_2744

Китапханәче балаларга бәйрәмнең 1769 елга ук барып тоташкан килеп чыгу тарихы һәм Россия геройлары – танылган хәрби башлыклар һәм Ватанга дан китергән кешеләр турында сөйләде. Императрица Екатерина II Изге Җиңүче орденын гамәлгә кертә, аның белән сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Анна Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной» китабы ярдәмендә укучылар сугыш геройлары булган балалар – Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик һәм Зина Портновалар турында белде. Шул дәһшәтле еллар вакыйгалары көннән-көн еракта кала бара, әмма герой пионерларның батырлыгы турында хикәяләр бүгенге мәктәп укучыларын һаман да дулкынланырга мәҗбүр итә. Балаларга илебездә сугыш барган чор турында фильмнардан өзекләр һәм хәрби бүләкләр тарихы, батырлыклар, кешеләрнең кыюлыгы турындагы  презентацияне күрсәтелде. 

Герой – мактаулы исем генә түгел, әлеге фидакарь кешеләр ярдәмендә без Туган якка чын мәхәббәтнең ни икәнен аңлыйбыз. Алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: