«Мәңгелек хәтер бар» батырлык сәгате (12+)
7 май көнне 5 нче санлы китапханәдә, «Балаларга Бөек Ватан сугышы укыйбыз» XV Халыкара акциясе кысаларында, балалар өчен «Мәңгелек хәтер бар» дигән батырлык сәгате узды. Укучылар илебезнең фаҗигале тарихын искә төшерде, сугыш елъязмасы кадрларын карады, сугыш еллары җырларын тыңлады, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Яшь китап сөючеләр үзләренең сугышны үткән бабалары турында сөйләде. Китапханә хезмәткәрләре А. Приставкинның «Фотография» әсәреннән өзекләрне, А. Твардовскийның «Рассказ танкиста», М.Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырьләрен һ.б. ларны укыды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан укучылар өчен китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, балалар совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында сөйләүче әдәбият белән таныша алды. |