«Әфганстан юлларыннан» батырлык сәгате (12+)
Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен Әфган сугышы ветераны Ахунов Илдус Гыйльмиҗан улы белән очрашу үткәрелде. Балалар беркем тарафыннан да игълан ителмәгән Әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның күпме дәвам итүе, совет гаскәрләренең кире кайтара алмаслык югалтулары, өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган якташларыбыз турында белде. Дәрестә катнашкан Әфган сугышы ветераны Ахунов Илдус Гыйльмиҗан улы Әфганстан республикасында узган катлаулы көннәр һәм авыр сугышлар турында сөйләде, үзенең әфган җирендә язган җырларын башкарды. Тамашачылар игътибарына документаль фильмнан өзек һәм әфган сугышы турында җырларның видеоклиплары тәкъдим ителде. Чара азагында шул сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. |