«Хәтергә – 30 ел, батырлыкка – 30 ел» Батырлык сәгате (12+)

На память
Музей боевой славы Гиндукуш
Воспоминания

6 нчы санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Хәтергә – 30 ел, батырлыкка – 30 ел» («30 лет памяти, 30 лет подвигу») дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды.

2019 елның 15 феврале көнне илебездә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан үткәрелгән чарага сугышчы-интернационалист, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Илдус Кәшифович Насыров чакырылды. Ул Тукай районы Иске Абдул авылыннан хәрби хезмәткә алынып, 1986 елдан алып 1988 елга кадәр Гардез шәһәрендә хәрби бурычын үтәгән. Ветеран хатирәләре белән уртаклашты, балаларга үзенең альбомындагы фотосурәтләрне күрсәтте, Тукай районында яшәүче сугышчы-интернационалистлар ярдәме белән барлыкка килгән  «ГИНДУКУШ» исемле хәрби дан музее турында сөйләде. Быел музей эшли башлаганга 10 ел була.

Укучылар ветеранга күп сораулар яудырды, аларны Әфганстандагы хәрби хезмәт тә, балачак зыяллары да, Илдус Кәшифовичның бүгенге тормышы да кызыксындырды.

Очрашу азагында китапханә хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистны якынлашып килүче бәйрәм – Хәтер көне белән тәбрик итте һәм җавап бүләге итеп музей исеменнән календарьлар һәм реклама буклетлары кабул итеп алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: