«Кешеләргә игелек кыл» мәрхәмәтлек дәресе (6+)

14 нче санлы китапханә игелекнең көче һәм әйләнә-тирәбездәге дөньяны үзгәртә алуы турында искә төшерүче чара уздырды. Китапханәче яшь укучыларга яхшылыкның авырлыкларны җиңәргә булышуы, һәм авыр минутта кешегә ярдәм кулы сузуның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. 
Балалар яхшылык һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр игелеклелегенең никадәр әһәмиятле булуы турында белде. Төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан геройларның бер-берләренә яхшы мөнәсәбәттә булу мисалларын китерделәр һәм «яхшылык» сүзе белән мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара барышында социаль роликлар күрсәтелде, «Дорогою добра», «Гимн добру» җырлары яңгырады, «Мудрец и ученик», «Ветер и солнце» гыйбрәтле хикәяләре укылды. Чара азагында китапханәче балаларга бәхет һәм яхшылык, һәм күбрәк игелекле гамәлләр кылуларын теләде. 

Поделиться: