«Гаҗәеп театр дөньясы» Мәдәният дәресе (6+)

14 март көнне «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен Россиядә Театр елына багышланган «Гаҗәеп театр дөньясы» исемле мәдәният дәресе уздырды.

IMG_0013
IMG_0016

Чара «Тылсымлы театр дөньясы» видеопрезентациясен караудан башланып китте. Аның ярдәмендә укучылар театр, аның барлыкка килү тарихы, төрләре: драма, опера, курчак театрлары хакында белде. Балалар шәһәребез театрларына виртуаль «сәяхәт»кә барып кайтты. Театр актерлары булып кешеләр генә түгел, курчаклар да, җәнлекләр дә уйнавы турында мәгълүмат алды, пантомима, мюзикл, оперетта, театр, пародияләрнең асылына төшенде, бергәләп театрда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлады. Балалар бик кызыксынып «Бөтен дөнья – театр!» танып белү викторинасында катнашты. Китапханәчеләр укучыларның театрларга йөрүен, яраткан спектакльләргә кире әйләнеп кайтуын һәм спектакль куелышы өчен чыганак хезмәтен үтәүче китапка ешрак мөрәҗәгать итүләрен теләп калды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: