«Яр Чаллы: кичә, бүген, иртәгә» туган якны өйрәнү дәресе (12+)

15 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Чаллыга нигез салынуга 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгуга 50 ел булуга багышланган «Яр Чаллы: кичә, бүген, иртәгә» дигән туган якны өйрәнү дәресе узды. Тәкъдим ителгән презентация катнашучыларга ничек итеп аерым тарихи фрагментлардан Чаллының бүгенгесе җыелуын күрергә, үткәннәр һәм хәзергенең бәйләнешен аңларга мөмкинлек бирде. Чара барышында яшьләр шәһәр тарихы, аның үсеше һәм казанышлары, шулай ук «КАМАЗ»ның Татарстан һәм Россиянең сәнәгать потенциалы өчен әһәмияте турында белде.  

IMG_20260915_114310_464
IMG_20260915_111805_615
IMG_20260915_111113_193

Очрашуда катнашучылар автогигантның кыскача тарихы белән танышты, ни өчен машина төзелеше комплексының нәкъ менә безнең шәһәрдә урнашуы, беренче «КАМАЗ-5320» автомобиленең кайчан төп конвейердан төшүе һәм аның хәзер кайда булуы турында белде, шулай ук заводта чыгарылган иң кызыклы модельләр турында мәгълүмат алды. Очрашу дәвамында балалар «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе төзелеше турында  «На магистралях пятилетки» документаль фильмыннан өзекләр, «КАМАЗ: 50 лет на благо страны», «КАМАЗ-мастер» на ралли «Дакар» һ.б. видеороликларны карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: