«Бу безнең җир, бу безнең тарих»: туган якны өйрәнү дәресе (12+)

16 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен ак калабызга багышланган «Бу безнең җир, бу безнең тарих» дигән туган якны өйрәнү дәресе уздырды.
Шәһәребез тарихы патриотлык һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүче гореф-гадәтләргә бай. Электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар туган шәһәрләре буенча виртуаль экскурсия кылды, Чаллының үзләре өчен әлегә кадәр таныш булмаган матур һәм кызыклы урыннарын ачты. Калабызда күпме яр буйлары, мәйданчыклар һәм аларның атамалары нинди – катнашучылар китапханәче ярдәме белән әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты. Укучылар үз шәһәрләренең тарихи үткәне турында белешмә алды, Х. Туфан, Е.Н. Батенчук, Г. Тукай, М. Җәлил һ.б. күренекле галимнәр, язучылар, композиторлар исемнәре белән аталган урам исемнәре белән танышты. 
Чара яшүсмерләрдә тарихка карата җанлы кызыксыну тудырырга, үзең туган һәм яши торган җиргә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тоярга ярдәм итте. 

Поделиться: