«КамАЗ әле күп тапкырлар үзен күрсәтер!» туган якны өйрәнү дәресе (12+)

16 февральдә 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен беренче КАМАЗ автомобиле чыгуга 50 ел булуны бәйрәм итү кысаларында «КамАЗ әле күп тапкырлар үзен күрсәтер!» дигән туган якны өйрәнү дәресе узды. Яшь буын вәкилләре Татар АССРының Чулман буенда Кама автогиганты барлыкка килү тарихы, анда колач җитмәслек Туган илебезнең төрле почмакларыннан комсомол юлламалары буенча яшьләр агылуы турында белде. Шул елларның архивлары һәм фотолары видеокадрлары шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең беренче төзүчеләрен күрергә ярдәм итте. 

IMG_20260213_131316_346
IMG_20260216_104357_548
IMG_20260216_104410_379
фотокмаз5фил16.02

БАМ төзелешендә КАМАЗ йөк машиналарын куллану, автомобильләрнең авыл хуҗалыгы һзм сәнәгать предприятиеләре үсешендә катнашуы турында сөйләү яшь туган якны өйрәнүчеләр өчен бик кызыклы булды. Балалар завод төзелешенә килгән талантлы һәм илһамланган яшь эшчеләр иҗат иткән «Над КамАЗом идёт с утра…», «Слово «Дружба» и слово «КамАЗ»…», «Песнь о КамАЗе» шигырьләрен укыганны тыңлады. Нәкъ менә КамАЗ төзелеше әдәби Чаллы үсешенә китергән. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: