«Россия» корабы штурвалы артында»: тарих дәресе (12+)
Чара башында «Бөек Петр турында сез ни беләсез?» дип аталган кыска сорауларга җавап бирү үткәрелде. Шуннан соң китапханәче балаларга Петр патшалык иткән чорларга кереп чумарга һәм җәмгыятьтә тормышның кискен үзгәрешләр кичерүен һәм Петрның буйсынучыларына кайвакыт бик авыр хәлләргә калырга туры килүен күзалларга тәкъдим итте. Император шәхесе һәм характеры турында бәхәсләр бүгенге көндә дә дәвам итә, әмма аның кайбер кимчелекле якларына һәм кешеләргә карата еш кына рәхимсез мөнәсәбәттә булуына карамастан, барлык рус патшалары арасында бары Петрны гына Бөек дип атаганнар. «Тере портретлар» видеоязмасы исә балаларга нейрочелтәр ярдәмендә «җанланган» Петр I нең нинди булырга мөмкинлеген күрсәтте. Шулай ук Петр I турында Россия флотына һәм Нева елгасы буенда урнашкан Санкт-Петербург каласына нигез салучы буларак сөйләштеләр. Каршылыклардан торган император гигант корабны хәтерләтүче олуг илгә туры килеп тора, ул Россияне тын диңгез култыгыннан дөнья океанына чыгара. |