«Табигатьне саклап яшә» экология дәресе (16+)

30 сентябрь көнне 22 нче шәһәр китапханәсе 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклап яшә» дип аталган экология дәресе уздырды.

Чараның башында укучылар «экология» төшенчәсе һәм Россиядәге, Татарстандагы экологик ситуация белән танышып киттеләр. Дәрес дәвамында һәр кешене борчыган экологик проблемалар: суның, һаваның. җирнең пычрануы, экологларның экология хәлләрен яхшырту буенча тиешле чараларны башкарулары турында да тыңладылар. Балаларның игътибарына табигатьне саклауга багышланган видеосюжетлар тәкъдим ителде. Катнашучылар үзләренең экологик белемнәрен «Экология турында без нәрсә беләбез» дигән викторинада күрсәтә алдылар.

 

Поделиться: