«Толерантлык – бергә яшәү сәнгате» татулык дәресе (12+)

15 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Халыкара толерантлык көне алдыннан балалар өчен «Толерантлык – бергә яшәү сәнгате» дигән татулык дәресе узды. Балалар кешеләре төрле-төрле, әмма үзара дус-тату яши торган шәһәргә виртуаль экскурсия кылды. 

мстм
IMG_9919
IMG_9926
IMG_9933
IMG_9943
IMG_9947
IMG_9953

Сәяхәт вакытында китапханәгә килүчеләр «толерантлык» төшенчәсенең барлыкка килү тарихы белән танышты, аның нигезендә башка мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт, чит йола һәм гореф-гадәтләрнең күптөрлелеген кабул итү һәм аңлауга омтылу ятуы турында белде. Гадәти булмаган дәрестә балалар «Яхшы һәм начар» уенында катнашты, яхшылык, кешеләргә чын һәм ышанычлы дуслар табарга ярдәм итүче кешелек сыйфатлары турында табышмаклар чиште һәм мәкальләрне искә төшерде. Чара азагында яшь китап сөючеләр үз-үзең һәм башкалар белән татулыкта яшәргә өйрәтүче әдәбият белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: