Мәрхәмәтлелек дәресе (6+)
12 нче декабрь көнне 17 нче китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мәрхәмәтле йөрәк» дигән дәрес узды. Китапханәче балаларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аларның көндәлек проблемалары, авыр язмышлы кешеләргә ярдәм итү турында сөйләде. Укучылар Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» әкияте турында фикер алыштылар. Китапханәче тарафыннан тәкъдим ителгән әдәби әсәрләр аша балалар сукыр кешеләрнең музыка иҗат итәргә, кулсыз рәсем ясарга сәләтле булуларын белделәр. Ольга Овчинникованың тормышы һәм иҗаты белән танышу аларга ДЦП белән авыручылар шулкадәр талантлы һәм күпкырлы булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Яшь язучының шигырләре, рәсемнәре һәм җырлары балаларга бик ошады. Чара ахырында укучылар авыр чиргә дучар булып та, үзләрендә яшәргә көч тапкан батыр кешеләргә изге теләкләр яздылар. |